Гаиләм минем – ышаныч һәм таянычым! (18+)
7
Июль 2021
Чәршәмбе
«Гаиләм минем – ышаныч һәм таянычым!» – 7 июль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен үткәрелгән Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган әдәби сәгать шулай аталды. Әңгәмә Петр һәм Феврония, аларның мәхәббәте, әлеге тарихның уникальлеге турында истәлекләрдән башланды. Китапханәче әлеге бәйрәмнең ни өчен 8 июльдә билгеләп үтелүе, ни өчен бу көннең символы итеп Ромашка сайлап алынуы һ.б.лар турында сөйләде. Чарага килүчеләр борынгы рус әдәбиятыннан «Петр һәм Феврония турында повесть»тан өзекләрне, шагыйрь һәм язучыларның гаилә, ата-аналар турында әсәрләреннән юлларны тыңлады. Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык турында бик күп матур сүзләр яңгырады. |